Нурлат студентлары “Батырлар узышы” зона этабы призерлары булды

2021 елның 7 ноябре, якшәмбе

Шушы көннәрдә Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында хәрби-гамәли  ярыш төрләре буенча «Батырлар узышы» шәхси-команда ярышларының зона этабы узды.

 

Ярышларда Нурлат аграр техникумы командасы да катнашты.

Укучылар бик яхшы әзерлек күрсәтеп, икенче урынны яулады. Команда составында техникумның төрле курс студентлары чыгыш ясады: А.Г. Сарвартдинов, Д. Р. Гатауллин, А. Ш. Мурдинов, Т. Ш. Шәрәфетдинов, З. И. Янсияров.

Шулай ук катнашучылар шәхси беренчелектә аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр булдылар.

Студентларны ярышларга  укытучы Радик Хәмәтвәлиев әзерләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International