«Җәяүле» агитация-профилактика чарасы кысаларында ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләренә килеп юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмәләр уздырды, балаларны һәм өлкәннәрне юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды.
Белгечләр шулай ук көзге чорның төп сәбәпләре турында сөйләде һәм киемдә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга киңәш итте.
Шулай ук ЮИД отрядлары әгъзалары шәһәр урамнарына чыгып «Ерактан ук күренеп тор!» акциясен үткәрде. Алар үтеп баручыларга тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләделәр.