Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукы 2018 елның 1 гыйнварыннан туган (уллыкка алынган) һәм Россия Федерациясе гражданы булган очракта барлыкка килә, дип аңлаталар Республика матди ярдәм үзәгенең Нурлат районындагы 33 нче бүлекчәсе белгечләре.
Балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүнең әлеге чарасын рәсмиләштергәндә аның финанс хәлен дә исәпкә алырга кирәк. Аерым алганда, гаиләнең җан башына уртача керем күләме төбәктә билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр артмаска тиеш.
Нурлат районында бүгенге көндә 273 гаилә беренче бала өчен пособие ала. Әлеге хокук баланың 3 яше тулганчы саклана. Шул ук вакытта түләү билгеләү өчен гаризаны ел саен тапшырырга кирәк.