Зирекле авылында быел халыкны борчыган зур проблема хәл ителгән: авыл уртасында елга аша салынган күпергә ремонт ясалган. Әлеге күпер транспорт хәрәкәт итүче юлда урнашкан булганга, бу эш бик вакытында башкарылган.
– Күпер авария хәлендә иде, – диде Биляр Озеро авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.
– Аны авыл җирлеге бюджеты чараларына, 600 мең сумга ремонтлау мөмкин булды. Моннан тыш, күптән түгел Зирекледә авыл халкының хәйрия акчаларына зират янында көнкүреш кирәк-яраклары өчен билгеләнгән бинаны да яңартканнар.