Нурлатның яшь кикбоксерлары республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады

2021 елның 7 ноябре, якшәмбе

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 8 медаль яулады.

Түбән Кама шәһәрендә 10 шәһәрдән 14 команда катнашында лайт контакт һәм лоу кик бүлекләрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Нурлатның яшь кикбоксерлары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:

1 урын-Минастинов Альберт, Моисеев Кирилл, Дмитриев Владислав.

2 урын-Воронцов Павел, Булатов Роман.

3 урын-Михеев Матвей, Тарасов Александр, Әхмәдов Шахбоз.

Яшь спортчылар тренерлар Евгений Казаев һәм Илнур Әмиров кул астында шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International