Дини йортны төзекләндерү эшләре яз көне үк башланды.
Берничә ай дәвамында биредә җылылык системасын алыштырдылар, гыйбадәт залы да зур үзгәрешләр кичерде: җылы идәннәр урнаштырылган, диварларны ремонтлаганнар һәм штукатурлаганнар. Ярдәмче янкорма бүлмә стеналарын җылытып, профнастил белән тышлаганнар.
"Эшлисе эшләр күп әле. Тулысынча икенче кат, веранда, аерым бүлмәләр дә яңартуны көтә",-дип уртаклашты имам-хатыйб ярдәмчесе Әмир хәзрәт Насыйбуллин.
Мәчеттә ремонт эшләре нурлатлыларның һәм җирле иганәчеләрнең ярдәме хисабына алып барыла.