Нурлат районы авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, Казанда ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда, муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республика җирлекләре башлыкларына, шул исәптән Нурлат районының ике вәкиле - Егоркино авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисовка һәм Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафинага лаеклы бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International