Нурлатта меңләгән мәктәпкәчә яшьтәге бала балалар бакчасы өчен компенсация ала

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Республика матди ярдәм үзәгенең 33 нче номерлы җирле бүлекчәсе  мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Нурлат районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөргән өчен төп компенсацияне алучылар - 3414.

Түләү күләме ата-ана түләве суммасына бәйле һәм аңа процент нисбәтендә түбәндәгечә билгеләнә: беренче балага-ата-ана түләвенең 20% тан да ким булмаган күләмдә, икенче балага – 50% тан да ким булмаган күләмдә, өченче балага һәм аннан соңгы балаларга – 70% тан да ким түгел.

Шуның белән бергә, Нурлатта 2091 бала, төп түләүдән  тыш, өстәмә компенсация дә ала. Ул гаиләнең бер әгъзасына керем 20 мең сумнан артмаган очракта билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International