Шушы көннәрдә шәһәрнең 3нче мәктәбендә "Җәяүлеләргә кабул итү" дип исемләнгән чара узды.
Анда ЮХИДИ идарәсенең Нурлат бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Килгән кунаклар ЮИД мәктәп отряды әгъзалары белән берлектә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә кабул итте.
Алар юллардагы төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, мәгълүмати буклетлар, яктылык кайтаручы элементлар таратты. Ә ЮИД отряды әгъзалары юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган тамаша күрсәтте.
Нәниләргә чара бик ошады, алар үз чиратында юл хәрәкәте кагыйдәләрен карусыз үтәргә вәгъдә бирде.