Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны ТР Конституциясе көне белән котлый

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт төзелешенең төп хокукый нигезе булып тора һәм, республиканың һәр кешесе иминлеген тәэмин итеп,

мөһим икътисади һәм социаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы ориентир хезмәтен үти.

Без, Татарстан Республикасының үз җиребездә уртак язмыш белән берләшкән күпмилләтле халкы, кеше хокукларын һәм иреген, гражданлык бердәмлеген раслап, зур тарихка ия дәүләтебезне саклыйбыз, аның үсеше хакына хезмәт куябыз. Татарстан Республикасы тулы канлы тормыш белән яши, куәтле сәнәгый инновацион төбәк буларак динамикалы үсеш кичерә.

Кадерле нурлатлылар! Иң җылы котлауларымны һәм теләкләремне кабул итеп алыгыз, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм яхшыга ышаныч телим! Һәр йортта, гаиләдә тынычлык, иминлек һәм шатлык хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International