Халыкны социаль яклауның җирле органнары мәгълүматларына караганда, узган айда салымнар буенча булган бурычлары аркасында Нурлат районында яшәүче 90 кешегә социаль ярдәм чаралары түләү туктатылган.
Шул ук вакытта аларның һәрберсе белән адреслы эш алып барылган, аның барышында учреждение хезмәткәрләре тарафыннан бурычлы кешеләргә түләүләрне туктатып тору мөмкинлеге турында алдан ук хәбәр ителгән.
Октябрьдә 3 хезмәт ветеранына, 8 компенсация алучыга капиталь ремонт өчен социаль түләү туктатылган.
17 баланың ата-аналарына да айлык балалар пособиесе бирелү туктатылган.
Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап Татарстанда гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары бары тик Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта гына бирелә. Алар булганда түбәндәге социаль ярдәм чаралары билгеләнми:
- транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү;
- авылда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү;
- 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына, ата-аналарның берсе генә булса да инвалид һәм (яки) бер генә булса да баласы инвалид бала булган гаилә әгъзаларына айлык пособие;
-берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туганда бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособие;
Шулай ук бурычлыларга түбәндәге социаль ярдәм чаралары да туктатыла: пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә ай саен акчалата түләү, 16 яшькә кадәрге балага пособие (керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр өчен), хезмәт ветераннары, ТР Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затлар, тыл хезмәтчәннәре, реабилитацияләнгән гражданнар, күп фатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен взносны түләү чыгымнарын компенсацияләү.
Социаль ярдәм чараларын бирү гражданга түләүләрне туктатып тору турында хәбәр иткән көннән 90 көн эчендә, салым бурычын түләгән очракта гына яңартыла. Шул ук вакытта ул аларны бирү туктатылган айлар өчен дә түләнә.
Тик бу срокта да хәл үзгәрешсез кала икән, бурычлы кешегә карата түләү билгеләүдән баш тарту турында карар чыгарыла.