Ел саен ноябрьнең икенче атнасы – Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе Сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.
-Бәйрәмнең һәм аңа багышланган чараларның социаль әһәмияте халыкның продукциянең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты өлкәсендәге грамоталылыгы артуының актуальлеге белән билгеләнә, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәева.
– Сыйфат атналыгы – халыкның товарларның куркынычсызлыгы һәм иминлеге проблемасын аңлавына юнәлтелгән чаралар үткәрү мөмкинлеге. Быел алар “Сыйфат һәркемгә кагыла!” шигаре астында оештырылачак.
8 ноябрьдән 12сенә кадәр Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европада сыйфат атналыгына багышланган чаралар уздырачак. – Болар – кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, лекцияләр, базарда кизү торулар, кулланучылар өчен дегустацияләр, – диде Алия Гәрәева.
– Әлеге чаралар сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр файдасына грамоталы сайлау күнекмәләре формалаштыруга юнәлдерелгән. 12 ноябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы үсеш һәм координацияләү бүлегенең 8 (84342) 5-49-85 телефоны буенча кайнар линия оештырылачак.