Мобиль флюорография Нурлат районында эшен тәмамлады

2021 елның 5 ноябре, җомга

Сентябрь уртасыннан район авылларына мобиль флюорография җайланмасы чыккан иде. Һәм менә шул көннәрдә ул үз эшен тәмамлады.

 – Әлеге чара барышында районыбызның 53 торак пункты колачланды, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова. – Бу чор эчендә 4019 кеше флюорография тикшерүе узды. Быел флюорография җайланмасы район авылларына мартта да чыккан иде. Ул вакытта 800дән артыграк кеше тикшерү узды. Һәм менә флюорографиянең икенче этабына да нәтиҗә ясалган. – Флюорография сурәтләренең 18 проценты нормага туры килми, – дип билгеләп үтте Татьяна Соренкова. – Бу – югары күрсәткеч, һәм ул яңа ачыкланган авырулар белән генә түгел, вируслы пневмония очракларының күп булуы белән дә бәйле.

Баш табиб урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта сурәтләрне икенче тапкыр уку һәм аларны архив белән динамикада чагыштыру этабы алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International