Егоркино укучылары пандемиянең катлаулы чорында өлкән яшьтәге авылдашларын кайгырталар

2021 елның 5 ноябре, җомга

Егоркино урта мәктәбенең “Игелек бүләк ит” иреклеләр отряды “Игелекнең каникуллары юк” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды. Ул анда “Игътибар һәм карауга мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ялгыз өлкән кешеләргә ярдәмгә юнәлтелгән проектлар” номинациясендә катнашты.

– Бу бәйге үз-үзләренә һәм дусларына ышанган, бүгенгесен һәм киләчәген үзе билгеләүче, игелек кылырга ашыгучылар өчен, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Екатерина Киргизова.

Әлеге проект кысаларында алар авылда яшәүче өлкәннәр катнашында чаралар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашулар барышында сугыш елларындагы тормыш турында мәгълүмат тупладылар.

Шулай ук мәктәбебездә өлкәннәр өчен “Энергия” клубы оештырылды. Биредә скандинавиячә йөрү буенча дәресләр һәм сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрелә. Шунысын да әйтик, ул күпләрнең күңеленә хуш килде: авыл кешеләре клубка бик теләп йөриләр. – Хәзерге вакытта коронавирус пандемиясе шартларында очрашулар һәм чараларны чикләргә туры килә, хуҗалыкта булышырга йөрүләрне дә туктаттык. Әмма волонтерлар әби-бабайларны шатландыру юлын тапты: узган атнада башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә аларны өйләренә барып котладылар. Концерт номерларын урамда башкардылар. Өлкәннәрнең йөзләрендә елмаю, күзләрендә очкын кабынуын күрү, аларның ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү бик матур хисләр уята, аларны сүз белән белән генә аңлатып бирә торган түгел. Өлкәннәргә кирәкле һәм яраткан булуларын белгертү мөһим. Һәм бу авыр да түгел – кадерле әби һәм бабаларыбызга тиешле игътибар бирергә генә кирәк, – ди мәктәпнең педагог-оештыручысы Светлана Шехи.

Проектны тормышка ашыру кысаларында волонтерларыбыз өлкән буын вәкилләрен мәдәни-массакүләм, сәламәтләндерү һәм белем бирү чараларына җәлеп итүләрен дәвам итәләр. Үз карамакларындагыларны традицион бәйрәмнәр белән котлыйлар. Ковид белән хәл яхшыргач, өйләренә дә барып йөриячәкләр әле, мәктәпкә концертларга чакырачаклар һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International