Биляр Озеро паркы дәүләт программасы хисабына төзекләндерелә

2021 елның 5 ноябре, җомга

Биляр Озеро авыл җирлегендә башка программалар буенча да эшләр алып барыла. Әйтик, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча Биляр Озеро паркы тиздән авыл халкының да, балаларның да яраткан ял итү урынына әверелергә охшаган. Хәзерге вакытта биредә парк территориясен коймалау эшләре бара.

 – Җәяүлеләр юлына брусчатка да түшәлде, – диде Ирек Шәрәфетдинов.

– Паркта мәдәни чаралар үткәрү өчен махсус мәйданчык булачак, биредә өсте ябулы сәхнә урнаштырылачак. Шулай ук биредә урам утлары ясап, эскәмияләр куячакбыз. Киләчәктә балалар өчен күпфункцияле уен мәйданчыгы булдыру ниятебез дә бар. Парк территориясенең көннән-көн үзгәрә баруын биляр озеролылар да уңай бәяли. Авылга кергәндә урнашкан әлеге ял урыны кунакларның игътибарын да җәлеп итми калмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International