Нурлат районында өч ел эчендә ун «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ачылды

2021 елның 5 ноябре, җомга

Соңгы өч елда районның ун мәктәбендә “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре ачылды. Аларның алтысы – агымдагы елда.

Чулпан, шәһәрнең 1, 4, 8, 9нчы мәктәпләре һәм гимназиянең кайбер уку кабинетлары тышкы яктан гына үзгәреш кичереп калмадылар, проект кысаларында аларга заманча җиһазлар да куелды. Димәк, шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары аерым фәннәрне яңа дәрәҗәдә үзләштерә алачаклар. Әлеге мәгариф учреждениеләрендә химия, физика һәм биология кабинетлары тулысынча яңарды. Мондый матур үзгәрешләр укытучыларны гына түгел, укучыларны да сөендерә. Эльвина Колесникова шәһәр гимназиясенең 11нче сыйныфында белем ала, мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина университетына укырга керергә карар иткән.

– Укырга керү өчен химия һәм биология буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга кирәк. Бу фәннәр буенча шундый заманча шартларда дәресләрдә һәм өстәмә дә шөгыльләнү – бик зур ярдәм, – дип уртаклашты ул. Гимназия директоры Гүзәл Хәмәдиева сүзләренә караганда, укытучылар атнага ике тапкыр “Үсеш ноктасы” кабинетларында өстәмә дәресләр һәм консультацияләр үткәрәләр. Боларның барысы да укучыларга сыйфатлы белем алырга булыша. 9нчы мәктәп укучылары да яңа химия кабинетында үзләшеп, заманча җиһазларның мөмкинлекләрен бәяләргә өлгергәннәр инде. Химия укытучысы Екатерина Атаманова билгеләп үткәнчә, алар 9нчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханнарына әзерләнергә дә ярдәм итәчәк.

– Узган ел химия буенча төп дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелде – аңа гамәли өлеш тә өстәлде. Укучылар билгеле бер тәҗрибәләр һәм реакцияләр үткәрергә, аларның үзлекләрен күрергә тиеш. Болар өчен бөтен кирәкле нәрсәләр дә безгә кайткан җыелмаларда бар, – дип билгеләп үтте ул. “Үсеш ноктасы” үзәкләре укучыларга чыннан да үсү, һөнәри ориентлашу, заманча технологик һәм гуманитар белем күнекмәләре үзләштерү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Узган елларда проект буенча җиһазланган мәктәпләр укучыларының нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Мамык, Якушкино, Фома һәм Киекле мәктәпләре укучыларының һәм укытучыларының төрле дәрәҗәдәге уңышлары үзләрен озак көттермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International