Халыклар бердәмлеге көнендә нурлатлыларга район үзешчәннәре катнашында менә дигән концерт карау мөмкинлеге алды.
Чара район башкарма комитетының мәдәният бүлеге аккаунтының Instagram да социаль челтәрендәге туры эфирында узды. Концертны онлайн оештыру илдәге эпидемиологик хәл белән бәйле. Концерт залында тамашачылар булмауга карамастан, нурлатлылар турыдан - туры эфирга актив кушылды һәм хис-тойгыларын күпсанлы виртуаль алкышлар-лайклар һәм уңай хәбәрләр белән белдерде.
Нурлатлыларны бәйрәм белән Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова, Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева котлады, рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Юлия Магарина үз теләкләрен видеоэлемтә аша җиткерде.
Шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә артистлар Фәүзия Кәлимуллина, Марина Казакова, Рушания Гомәрова, Олеся Илифанова, Миләүшә Галимова чыгыш ясады һәм иң матур җырларын бүләк итте. Баянчы Сәмигулла Рәхмәтуллин аккомпанементы астында җырлар аеруча моңлы яңгырады.
Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә 6 ноябрьдә, 12.00 сәгатьтә, Instagramда kultura_nurlat аккаунтында онлайн-концерт узачак. Кушылыгыз һәм район артистларының моңлы чыгышларын тыңлап хозурланыгыз.