Физик затларның 2020 елдагы милекләре өчен салым түләү кампаниясе тәмамланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Федераль салым службасында теркәлгән салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларына җир, транспорт һәм милек салымнары күләмен үз эченә алган уведомлениеләр салынган инде. Шәхси кабинеттан кулланмаучы нурлатлыларга алар почта аша юллана. Районара почтамттан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Нурлатка 28 меңгә якын салым уведомлениесе кайткан, аларның 24 меңнән артыграгы адресатларга таратылган
– Салымнарны, шулай ук алар буенча җыелган бурычларны үзең өчен генә түгел, башка физик затлар – тормыш иптәше, әти-әниләр, балалар өчен дә түләргә мөмкин, – диде РФ ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова
Моны “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша, “Россия ФНСына мөрәҗәгать итү” интернет-сервисын кулланып, почта аша хат җибәреп, яисә салым органына шәхси мөрәҗәгать итеп тормышка ашырырга мөмкин. Салым күләменә яңадан исәп-хисап ясау өчен нигез булса, салым инспекциясе 30 көннән дә соңга калмыйча яңа уведомление рәсмиләштереп, физик затка юллаячак.