Алмаз Әхмәтшин Төрнәс авылының үзәк паркында булды

2021 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Төрнәс авылының үзәк паркында булды.

Биредә брусчатка җәелгән, җәяүләп йөрү юллары бар, эскәмияләр, таганнар һәм балалар өчен башка кече уен формалары урнаштыру планлаштырыла. Киләчәктә яңартылган парк сәхнәсендә массакүләм мәдәни чаралар үткәреләчәк.

“Эшләр нәтиҗәле башланган, планлаштырылган эшне ахырына җиткерү мөмкинлеге дә бар”, – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International