Нурлатлылар озын ял көннәрендә кышка продукция туплау белән мәшгуль.
Иртәдән үк ярминкәнең оештырылу дәрәҗәсе белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.
Бүген Нурлат шәһәренең Кооператив урамында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли, анда җирле җитештерүчеләр продукциясенең бай ассортименты тәкъдим ителә.
Мәсәлән, Нурлат шәһәрендә яшәүче Әлфия Сөләйманова сатып алучыларга урман гөмбәсе тәкъдим итә.
"Гөмбә бик күп, урыннарын гына белергә кирәк. Ә безнең стажыбыз кечкенә түгел-20 елга якын инде. Кичә иртән 10 чиләк урман гөмбәсе җыйдык. Ярый, туңнарга кадәр өлгердек әле. Ә ярминкә алып килеп җыйган гөмбәне сату өчен менә дигән мөмкинлек булды», – дип билгеләп үтте ул.
Бу юлы кооперативлар, җирле фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бергә авыл җирлекләреннән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да ярминкәгә чыкты.
Ит сайлау мөмкинлеге дә бар. Төрле авыллардан бик күп кош-корт ите алып килгәннәр, өч ноктада сыер итен дә кулай бәяләрдән саталар.
Мәсәлән, Марковлар ярминкәдә 10 килограммга якын сыер ите сатып алганнар, шул ук вакытта бер каз түшкәсе дә сайлаганнар.
"Ит сатып алу өчен һәрвакыт ярминкәләр көтәбез. Ә хәзер кышка запас туплау өчен иң кулай вакыт. Менә бүген дә иртән үк чыктык. Оештыручыларга рәхмәт", - дип билгеләп үтте алар.
Гомумән алганда, ярминкәдә һәркем кирәкле бөтен әйберне сатып ала алды.
Ярминкәдә кулай бәядән сөт, өйдә ясалган эремчек, сыр, май, алма, йомырка, яшелчә, ашлык, балык һәм башка бик күп төрле продукция сатып алырга була