Ноябрьнең бәйрәмнәр календарен традиция буенча Халыклар бердәмлеге көне ачып җибәрә. Аннан соң эстафетаны Татарстан Республикасы Конституциясе көне кабул итеп ала. Һәм аның үз символик мәгънәсе бар. Без – Нурлат, Татарстан, Россиянең бердәм, күпмилләтле халкы – үз җиребездә уртак язмыш белән берләшкәнбез. Тарихыбыз һәм киләчәгебез дә уртак безнең. Без күп. Һәркайсыбыз төрле. Төрле телләрдә сөйләшәбез, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, әмма бер зур гаилә булып татулык һәм тынычлыкта гомер кичерәбез.