Хөрмәтле нурлатлылар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Халыклар бердәмлеге көне Россиянең бөтенлеген, Ватаныбызны ныгыту юлында барлык халыклар һәм милләтләр татулыгын, гражданлык җәмгыятенең үсешен гәүдәләндерә.
Без, Татарстан Республикасының үз җиребездә уртак язмыш белән берләшкән күпмилләтле халкы, кеше хокукларын һәм иреген, гражданлык бердәмлеген раслап, зур тарихка ия дәүләтебезне саклыйбыз, аның үсеше хакына хезмәт куябыз.
Татарстан Республикасы тулы канлы тормыш белән яши, куәтле сәнәгый инновацион төбәк буларак динамикалы үсеш кичерә.
Кадерле нурлатлылар! Иң җылы котлауларымны һәм теләкләремне кабул итеп алыгыз, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм яхшыга ышаныч телим! Һәр йортта, гаиләдә тынычлык, иминлек һәм шатлык хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!
Нурлат муниципаль районы
һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин