Бүген Нурлатка эш визиты белән Куйбышев тимер юлының территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Шамил Шәйдуллин килде.
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән тәфсилле сөйләшү барышында алар тимерьюлчылар скверын алга таба төзекләндерү буенча планнар турында фикер алыштылар.
«Алда торган озын бәйрәм яллары алдыннан иминлекне тәэмин итү максатларында, без Ульяновск шәһәреннән Нурлатка кадәр булган барлык юл хуҗалыгын карадык. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашуда сөйләшү нигездә сквер территориясен төзекләндерү планнарына багышланды. Тиздән биредә мәйданчыкны тигезләп бетереп, агач үсентеләрен утыртачакбыз һәм чын паровоз яки тепловоз урнаштырачакбыз», – дип билгеләде Шамил Нургалиевич.
Тимерьюлчыларның 9 нчы ТИҮ рәисе Александр Собольков билгеләп үткәнчә, киләчәктә кафе һәм җәйге веранда ачу, чәчәкләр һәм куаклар утырту планлаштырыла. Шулай итеп, яңа сквер микрорайон халкы өчен генә түгел, ә шәһәр халкы өчен дә матур ял урынына әйләнәчәк.
Хәер, нурлатлылар бу урынны яратып өлгергән инде. Пенсионерлар Владимир Белов һәм Дамир Минхәеров та еш кына бирегә йөри һәм спорт тренажерларында шөгыльләнә.
«Элек монда ташландык территория иде. Ә хәзер без биредә булган үзгәрешләргә сөенәбез", - дип билгеләп үтте алар.