Нурлатта «Зур этнографик диктант-2021» халыкара акциясен үткәрү мәйданчыгы булып Халыклар дуслыгы йорты билгеләнде.
Яңа коронавирус авыруы таралуга юл куймау буенча профилактик чараларны исәпкә алып, катнашучылар саны кыскартылды. Туган ил халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләргә онлайн-форматта тест узарга тәкъдим ителде.
"Безнең тату йортта акция 2016 елдан бирле үткәрелә. Ул халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Узган елларда без диктантка мөмкин кадәр күбрәк шәһәр һәм район халкын җәлеп итәргә тырышсак, чикләүләр кертелгәч, акцияне тар форматта үткәрергә мәҗбүрбез. Быел аңа безнең мәйданчыкта милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре кушылды. Күпләр диктантны онлайн язарга теләк белдерде", - ди Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.
Этнографик диктант кагыйдәләре үзгәрмәде, ул 20 федераль һәм 10 төбәк сорауларын үз эченә ала.
«Быелгы сораулар, минемчә, җиңелрәк булды. Туган республикабыз халыклары мәдәниятенә кагылышлы блок кайбер биремнәр өстендә фикер йөртүдә шик тудырмады. Узган гасырда Сахалинда җирле Корея һәм рус кухнясы кушылмасы буларак барлыкка килгән ризык турындагы сорау мине уйларга мәҗбүр итте. Корея традицион кулинариясеннән ит һәм тәмләткечләр белән тозлаган кәбестә, ә рус теленнән-дөге камырына чүпрә өстәү үтеп кергән. Бу ризык парда әзерләнә. - Бу-пянсе, тала яки юкола, менә уйла инде», -дип үз фикерләре белән уртаклашты “Грани " мәдәни-ял үзәге директоры Светлана Мизонова.
Ул акциядә ел саен вазыйфасы буенча гына түгел, шәхси кызыксынуы буенча да катнаша.
“Һәрвакыт үзем өчен кызыклы мәгълүматлар белән танышам. Аннары Интернетта җавапларны яңадан тикшерәм", - ди Светлана Мизонова.
Зур этнографик диктантның төп максаты - аны узганнан соң, кешеләрдә үз тамырларын, туган халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, башка халыкларның милли мәдәнияте белән танышу теләге туу Нәкъ шуңа нигезләнә дә инде.
100 балл күләмендә диктант өчен максималь балл суммасын алырга мөмкин. Нурлатлылар арасында алдынгылар күп булыр дип өметләнәбез. Онлайн узучылар өчен масштаблы тест нәтиҗәләре язылганнан соң ук билгеле булачак. Махсус билгеләнгән урыннарда язучыларга җавапларны координаторлар тикшергәнче бераз көтәргә туры киләчәк.
Акция онлайн-форматта 2021 елның 7 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.