Нурлат районы башлыгы Мамык авыл җирлегендә урнашкан объектларда булды

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Алмаз Әхмәтшин Мамык авылы урта мәктәбендә булды һәм авыл үзәгендәге паркны карады.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Мамык урта мәктәбендә ашханә эше белән танышты, анда быел республика программасы кысаларында азык-төлек блогын яңарттылар.

Биредә бинаны тулысынча ремонтлаганнар, шулай ук яңа җиһазлар кайтарганнар. Хәзер мәктәп укучылары биредә кайнар ризык белән тукланалар. Алмаз Сәлимович шулай ук «Үсеш ноктасы» проекты кысаларында җиһазландырылган ОБЖ кабинетында булып,  балалар белән аралашты.

Авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков белән бергә район башлыгы төрле зоналарга бүленгән авыл паркында булды. Соңгы елларда биредә яхшы үзгәрешләр булып үткән: ТИҮ откан грант акчасына сәхнә җиһазландырылган, эскәмияләр куелган, ә быел балалар өчен уен комплекслары кайткан. Авыл паркы җирле халыкның яраткан ял итү урыны әйләнгән Авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков белән бергә район башлыгы төрле зоналарга бүленгән авыл паркында булды. Соңгы елларда биредә яхшы үзгәрешләр булды: ТОС откан грант акчасына сәхнә җиһазланды, эскәмияләр куелды, ә быел балалар өчен уен комплекслары булдырылды. Авыл паркы җирле халыкның яраткан ял итү урыны булып тора, биредә алар милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, биредә алар рәхәтләнеп милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International