200ләп нурлатлы ревакциналаштыру үткән инде, аларның 60 проценттан артыграгы – өлкәннәр. Шул ук вакытта, Нурлат районы үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, 500дән артыграк кеше коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның икенче этабына килмәгән.
– Килмәүләренең сәбәбе аңлашылмый, чөнки икенче этапсыз вакцина ясатуның мәгънәсе юк. Өстәвенә, аннан башка сәүдә үзәкләренә керү өчен таләп ителгән QRкодны да алып булмый, – дип билгеләп үтте баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны бәйрәм көннәрендә дә ясатырга мөмкин. Прививкалау (№221) һәм табиб-терапевт (№222) кабинетлары бәйрәм көннәрендә ялларсыз 8.00дән 20.00гә кадәр эшли, төшке ял вакыты: 12.00-13.00. Вакцинаның беренче этабын шикәрчеләр һәм тимер юлчылар микрорайоннарының табиблык амбулаторияләрендә узган кешеләр бирегә 4 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне төшкә кадәр икенче этапка килә алалар