Казан инновацион университеты тарафыннан эшләнгән проект Татарстанда саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен өстәмә белем бирү буенча Президент грантлары фондының җиңүчесе булды.
КИУның YouTube каналында республиканың хезмәт базарында аеруча ихтыяҗ булган өч һөнәр буенча онлайн-курслар урнаштырылган инде. Бу "Смета төзү", "Бухгалтерлык хисабы" һәм " Интерьер дизайны" кебек һөнәрләр. Белем бирү курсларында видео сурдотәрҗемә белән күрсәтелә.
Хәзер онлайн-белем алу өчен өч төркем туплау бара, киләчәктә проектның кысаларын киңәйтү, күбрәк кызыксынган затларны җәлеп итү, уку юнәлешләре һәм укучылар санын арттыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта ишетү авырлыклары булган кешеләрнең һөнәри белем алу проблемасы бар, укытучылар дефициты 80% тәшкил итә, шуңа күрә күпчелек саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр теләгән белемне ала алмый.
Әлеге проект әлеге ситуациядән чыгарга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һөнәр алуда яки яңадан һөнәри әзерлек узуда ярдәм итә.
Бу курсларга 25 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге саңгыраулар һәм начар ишетүче кешеләр чакырыла. Курслардан соң аттестацияне узган барлык укучылар да өстәмә белем турында диплом алачак.
Тулырак мәгълүматны КИУ сайтында белергә мөмкин, ә керү өчен 8-987-418-42-86 телефоны буенча проектның җитәкчесенә шалтыратып язылырга мөмкин.