ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр 8(843) 557-20-49 телефоны буенча инвалидлар һәм инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы сораулар белән шалтыратырга мөмкин.
Кайнар линия телефоны эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр - тәнәфес, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Үз сорауларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне шулай ук Adelya.Gallyamova@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә мөмкин