Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Төрнәс авылы мәчетендә булды.
Биредә ул иганәчеләрнең һәм авыл халкының иганәчелек ярдәме хисабына үткәрелә торган ремонт эшләренең барышы белән танышты
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ремонтка дип мөселманнар гына түгел, православие динендәгеләр өлеш керткән. Биредә яшәүче халыкның күп өлешен, ягъни 70 процентын православие динендәгеләр тәшкил итә. Татарлар саны - 20 процент.
Авылда Изге Ана Тихвин иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәү дә бар, мәчет тә эшләп тора.