Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Төрнәс мәктәбендә белем бирү процессы белән танышты, шулай ук биредәге балалар бакчасында булды.
Ул биналарының торышына, җиһазланышына, шулай ук укыту-тәрбия процессын оештыруга игътибар итте.