Нурлатның 73 ПСЧ хезмәткәрләре тарафыннан капиталь булмаган (вакытлыча) объектларны тикшерү планлаштырыла

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 8 ноябреннән 19 ноябренә кадәр подрядчы оешмалар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәреләчәк.

Тикшерүләр «Татнефть» төркеме бүлекчәләренә хезмәт күрсәтүче оешмаларда узачак. Шулай ук 73ПСЧ тафынннан саклана торган вагон-йортларның һәм капиталь булмаган (вакытлы) объектларның янгынга каршы торышы тикшереләчәк.

“Бу вакыт эчендә электр җиһазларының төзеклеге, мичләрне һәм киптергечләрне эксплуатацияләү, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм шәхси саклану чаралары, янгын куркынычсызлыгының оештыру-күрсәтмә документларының булу - булмавы тикшереләчәк", - дип сөйләде 73 ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International