Нурлат АТПсының тәҗрибәле хезмәткәрләре турында: «Аларның намуслы хезмәте һәркемнең күз алдында»

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

“Нурлат АТП”сында мәктәп автобусы йөртүчеләре булып дистә елдан артыграк эшләүче Александр Шаронов белән Петр Ермишкинның яшьләрендә аерма булса да, хезмәт биографияләре аеруча охшаш. Икесе дә Иске Чаллы авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәр үзләштерү алдында калгач, үз вакыты өчен иң ихтыяҗлы саналган машина йөртүчелекне сайлаганнар һәм Лениногорскида шоферлар курсында белем алганнар. Башта туган колхозларында хезмәт куйганнар – йөк һәм җиңел машиналар да, автобус та йөрткәннәр. Петр Михайловичның гомуми хезмәт стажы 40 ел белән исәпләнә, Александр Александровичның да руль артына утыруына 37 ел булган инде. Бу еллар эчендә юлларда нинди генә авырлыклар белән очрашмаган алар, әмма яшәү рәвешенә әверелгән һөнәрләрләрен алыштыру турында уйлап та карамаганнар.

– Юлда төн кунган, хәтта көчле бураннар вакытында Нурлаттан Иске Чаллыга кадәр бер тәүлек кайткан чаклар да бар иде, аяныч һәлакәтләр шаһиты да булырга туры килде, – дип истәлекләрен барладылар йөртүчеләр. Ләкин һәр очракта да үзләренең яшәү һәм хезмәт канунына әверелгән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәүне, аек акыллылыкны саклауны өстен күргәннәр. Хәзерге – балаларны ташу белән бәйле җаваплы хезмәтләрен дә күңелләрен биреп башкаралар. Урта һәм Түбән Чаллы авылларыннан 62 укучы баланы Иске Чаллы мәктәбенә йөртәләр. Намуслы хезмәтләре һәркем – авыл халкының да, җитәкчелекнең дә күз алдында.

 – Ышанычлы хезмәткәрләр. Үз эшләрен бик яхшы беләләр, балаларны, уку процессына зыян китермичә, вакытында уңайлы һәм имин шартларда мәктәпкә китереп җиткерәләр. Техникалары да һәрвакыт төзек, – диде алар турында Идрис Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International