Кышкы чорда бер тәүлеккә 5000 кубометр су кирәксә, җәен ул 11000гә кадәр җитә. Язгы ташу вакытында су мәсьәләсе аеруча кискенләшә. Бу исә төп су чыганагының Зур Чирмешән елгасы булуы белән дә бәйле. Һәм менә узган елда, ниһаять, яңа суүткәрү системасы проекты эшләнде, ул 26 миллион сум тора. Төзелеш-монтажлау эшләре якынча 800 миллион сумга төшәчәк. Әлеге акчалар федераль бюджеттан бүленер дип көтелә. Магистраль суүткәрү трассасының юлы билгеләнгән инде, аның озынлыгы 28 километр булачак һәм ул Чулпан авылыннан башланып китәчәк. Якындагы торак пунктларны суга тоташтыру өчен бүлгеч коелар өчен дә урыннар билгеләнгән.
– Бу тәүлегенә 10 мең куб артезиан суына исәпләнгән яңа суалгыч схемасы, – ди “Промочистка”ның баш инженеры Мансур Камалетдинов, план-схеманы күрсәтеп. Ул шәһәр челтәренә су бирүнең яңа процессына җентекләбрәк тукталды.
– Су 500әр миллиметрлы ике юл белән су әзерләү станциясенә бара, йогышсызландыруның беренчел циклын уза, тизләтелгән фильтрлар аша “эчә торган су” дәүләт стандартына кадәр җиткерелә. Чиста су өч резервуарга тула һәм башка насослар белән шәһәр челтәренә җибәрелә. Фильтрлау станциясе блогы территориясендә судан тимерне аерып алу станциясе төзү өчен мәйданчык әзерләү буенча да эшләр бара. – Көн саен безнең лабораториядә Чирмешәннән генә түгел, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә урнашкан барлык артезиан скважиналарыннан алынган суга да тулы күләмдә анализ ясала, – диде БФСның химик лабораториясе мөдире Наталья Ильгузина.
– Су нормаларга туры килә, бар да тәртиптә, аны курыкмыйча эчәргә була. Суны әзерләү өчен бездә барлык реактивлар, реагентлар да бар. Хәзер икенче этап – Көнчыгыш микрорайонының Ленинград һәм Захаров урамнарында суүткәргеч челтәрләрне күчерү эшләре башланып килә.
– Беренче этап кысаларында язын Төньяк һәм ТөньякКөнчыгыш микрорайоннарында 700 метр суүткәргечне алыштырдык, ул чагында район башлыгы Алмаз Сәлимович Әхмәтшин тарафыннан бүлеп бирелгән 3,5 миллион сумны үзләштергән идек. Суүткәргеч инде уңышлы гына эшләп килә. Икенче этап кысаларында 2 миллион 300 мең сумга эшләр үткәрү күздә тотыла, – ди “Промочистка” идарәчесе Рамил Шарапов, алга таба яңа чыганакка тимер юлчылар һәм шикәрчеләр микрорайоннарында яшәүчеләрне дә тоташтыру планы булуын билгеләп. Чиста су өйләргә генә киләчәк дию дөрес булмастыр. Табигатькә дә ул шулай ук куркынычсыз булып китәчәк. Мондый нәтиҗәгә исә канализация чистарту корылмаларын реконструкцияләү нәтиҗәсендә ирешелде, әлеге эшләр өч ел буена дәвам итте бит. 2019нчы елдан башлап бу максатларга 220 миллион сумнан артыграк акча тотылган, әлеге юнәлештә эшләр хәзер дә дәвам итә – тимер юлчылар микрорайонында урнашкан “Талым” балалар бакчасын су түгүнең магистраль челтәрләренә тоташтыру бара. 580 метрлы торбаның күләме аңа Молодежная, Суворов, Полевая урамнарында яшәүчеләр дә тоташа алырлык итеп исәпләнгән. Димәк, шәһәрнең бу өлешеннән көнкүреш сулары табигатькә чистартылган килеш китәчәк һәм бернинди дә зыян салмаячак.