Аларның югары дәрәҗәдәге осталыклары һәм һөнәргә чиксез тугрылыклары яшь буын өчен үрнәк булып тора. “Нурлат АТП”сында исә яшьләргә тәҗрибә уртаклашу һәм гамәли күнекмәләр алу өчен ерак йөрисе юк – 71 яшьлек Леонид Палькейкин бүген дә яраткан эш урынында.
– 8нче сыйныфны тәмамлагач, АТПга эретеп ябыштыручы укучысы булып эшкә урнаштым, бер үк вакытта кичке мәктәптә белем алдым, – дип һөнәри биографиясен сөйли башлады ул. Аның бер шиксез ясаган тәүге адымы бөтен тормышын билгеләгән.
– Мин биредә зур һөнәри юл уздым: эретеп ябыштыручы, машина йөртүче, слесарь, балта остасы, тимерче, бакырчы вазыйфаларын башкардым, автомобильләрне ремонтлау һәм техник карауның бөтен нечкәлекләрен үзләштердем. Бу миңа зур хезмәт тәҗрибәсе бирде. Хезмәт сөючән һәм актив Леонид Алексеевич лаеклы ялга чыккач та туган предприятиесендә, соңгы ике дистә ел башкарган механик вазыйфасында кала. Рейска чыгар алдыннан һәм эш көне азагында һәр автобус аның җентекле тикшерүенә дучар була.
– Техник төзексезлекләр, яисә кимчелекләр, мисал өчен, янгын сүндергеч, аптечканың булмавы ачыкланса, автобусны эшкә чыгармыйбыз. Без пассажирлар гомере өчен җаваплы, шуңа һәр нәрсә, хәтта салонның чисталыгы да игътибар үзәгенә алына, – ди ул. Коллегалары аны кырыс, таләпчән, әмма бик ышанычлы кеше булуын билгеләп үтәләр. Совет чорында хезмәт чыныгуы алган Леонид Палькейкин башкача булдыра да алмый, һәр нәрсәдә тәртип һәм дөреслек булырга тиешлеге – канына сеңгән яшәү кануны. Тормыш иптәше Раиса Алексеевна да аңардан калышмый, ул да хезмәт эшчәнлеген дәвам итә әле. “Без шулай – эш дип яшәргә күнеккән инде”, – диде Леонид Алексеевич елмаеп. Шундый һөнәрмәннәр булганда, җитәкчелекнең дә хезмәт җитештерүчәнлеге өчен күңеле тыныч.