“Нурлат АТП" сы предприятиесе коллективы бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрен кабул итә

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Бу якшәмбедә районның автотранспорт тармагы хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

“Нурлат АТП”сы җәмгыятенең 81 кешене берләштергән зур коллективы да бәйрәм уңаеннан күпсанлы җылы теләкләр кабул итәчәк. Аларның иң мөһиме, әлбәттә инде, хәерле юллар һәм имин хезмәт белән бәйле булачак. Предприятиенең төрле һөнәр ияләре – йөртүчеләр, механиклар, инженерлар, диспетчерлар һәм башкалар өчен аннан да кадерлерәк теләк юктыр. Чөнки һәркайсының вазифаи бурычлары пассажирлар гомере һәм куркынычсызлыгы өчен җаваплылык белән бәйләнгән.

 “Нурлат АТП”сы – районның иң өлкән предприятиеләренең берсе. Аның – ул вакытта 7нче авторота – тарихы Бөек Ватан сугышына кадәрге елларга барып тоташа. 1941 елның июнендә барлык йөртүчеләр машиналары белән бергә гамәлдәге армиягә мобилизацияләнә, шул рәвешле, авторота үз эшчәнлеген биш елдан соң гына яңарта. Шуннан соңгы 75 еллык гомер эчендә предприятие төрле үсеш этаплары кичерә, заманча техник база, гаражлар төзелә, автопарк киңәя, шәһәрдә киңкырлы транспорт хезмәте күрсәтә торган куәтле һәм абруйлы оешма барлыкка килә. Әмма үзгәреш җилләре автотранспортчыларны да читләтеп үтми, алар өчен өстенлекле эш юнәлешләрен билгели. Бүгенге көндә предприятие пассажирларны шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара ераклыкта күчерү, мәктәп укучыларын йөртү белән шөгыльләнә.

 – Безнең карамакта 44 автобус бар, аларның 30ы – мәктәп автобуслары, – диде “Нурлат АТП”сы генераль директоры Идрис Кәримов. Предприятиене ул 2006 елдан бирле җитәкли.

 – Автопарк даими яңартыла. Әйтик, соңгы вакытта лизингка ике "Форд Транзит" микроавтобусы кайтардык. Якын киләчәктә күбрәк урынлы тагын ике автобус алырга ниятлибез. Республика җитәкчелеге тарафыннан районга федераль программа кысаларында 11 яңа мәктәп автобусы тапшырылды. Нурлатта барган матур үзгәрешләр, инфраструктураның үсеше дә пассажирларга юлларда елдан-ел уңайлырак шартлар тудыра. Бу җәһәттән район җитәкчелегенең роле аеруча зур. Автобуслар куркынычсызлыкның бөтен заманча таләпләренә җавап бирә. Шәһәрара маршрутлар буенча йөрүче ике автобус махсус видеокүзәтү системасы белән дә җиһазланган. Ул салонда террорчылык гамәлләрен кисәтү, пассажирларның иминлеген тәэмин итү өчен мөһим чара булып тора. Идрис Кәримов сүзләренә караганда, киләчәктә куркынычсызлык максатларыннан барлык автобусларда да видеокүзәтү алып барылачак. Болардан тыш, шәһәрара транспортында билет өчен электрон түләү мөмкинлеге дә тудырылган. Әмма нинди генә техник яңалыклар кертелмәсен, иң беренче урында, әлбәттә, кеше факторы тора. Диспетчерлар йөртүчеләрнең хезмәтен оештыра һәм көйли, механиклар һәр транспортны рейска чыгар алдыннан күз угыннан үткәрә, ремонтлау һәм техник карау цехы хезмәткәрләре кимчелекләрне бетерә... Һәркемнең үз бурычы һәм вазыйфалары. Әмма барысының максаты бер – автотранспортның өзлексез эшләвен тәэмин итү.

– Безнең коллектив бердәм, һәр хезмәткәр тормыш белән сыналган, тәҗрибәле һәм ышанычлы, – диде Идрис Габделбәрович.

 – Соңгы вакыйгалар белән бәйле гади булмаган чорда да без коллективны, эш күләмен саклап кала алдык, һәм ышанычлы рәвештә алга баруыбызны дәвам итәбез, үсешнең яңа юлларын сайлыйбыз, нурлатлылар өчен кулай мөмкинлекләрне барлыйбыз. Тормышларын автотранспорт тармагындагы хезмәткә багышлаган һөнәрмәннәрне һәм барлык автосөючеләрне дә бәйрәм белән тәбрик итәм. Һәркемгә имин һәм җиңел юллар, ышанычлы техника, сәламәтлек, уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International