Алмаз Әхмәтшин автотранспорт тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

 Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Хәзерге заманны автомобиль транспортыннан, димәк, икътисадның производство структурасындагы әлеге мөһим звеноның өзеклекләрсез эшен тәэмин итүче һөнәрмәннәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Автомобиль транспортын йөртүне һөнәре итеп сайлаган кешеләр пассажирлар тормышы һәм сәламәтлеге, йөкләр өчен җаваплы. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм һава торышында сез үзегезгә йөкләнгән эшне югары һөнәрмәнлек, юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт, юлларда чиксез игътибар һәм әдәплелек белән башкарасыз.

Автомобиль һәм шәһәр пассажирлар транспорты хезмәткәрләре көнендә гомерләренең иң матур елларын яраткан һөнәрләренә багышлаган тармак ветераннарына иң җылы теләкләремне җиткерәсем һәм һөнәри бурычка тугрылыклары, югары осталыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар автомобильчеләрнең яшь буыны өчен лаеклы үрнәк булып торалар. Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәттә һәм һөнәрегездә яңа уңышларга ирешүләрегезне, бәхет һәм гаилә иминлеге телим.

 

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International