Нурлатлылар гомумшәһәр өмәсенә чыгып тәртип урнаштырдылар

2021 елның 30 октябре, шимбә

Җомга көнне Нурлатта шәһәр территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча көзге гомумшәһәр экологик өмәсе үткәрелде.

 

Уртак көч белән безнең яраткан шәһәрне чистарак итәргә торак-коммуналь хезмәтләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, шәһәрлеләр чыкты.

Традиция буенча өмәдә район башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Көзге җыештыруның төп максаты-район территориясен кышка әзерләү, аны чүп-чардан, коелган яфраклардан чистарту, паркларны, скверларны, юлларны, ишегалларын, газоннарны, төзекләндерү объектларын тәртипкә китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International