РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыруның бердәм формасын раслады. Вакциналаштыруның актуальлеге көннән-көн арта бара. Моны район халкы да яхшы аңлый.
Нурлат районы үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, авыл җирлекләре башлыклары да, торак пунктларга күчмә табиблык бригадалары чакырып, зур активлык күрсәтәләр. Мисал өчен, Иске Әлмәт авыл җирлегенә керүче ике авыл һәм бер поселокта 18 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк һәркем вакцина ясаткан. Кычытканлылар алардан бераз гына калыша – вакцина алырга тиешле 239 кешенең 228е коронавирустан прививка кадаткан. Гәйтән, Киекле, Колбай Мораса, Андреевка һәм Тимерлек авыл җирлекләре дә яшел зонада. Калганнарында халыкның вакциналаштырылу дәрәҗәсе 80 проценттан кимрәк. Фельдшер-акушерлык пунктлары эшен дә аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Мисал өчен, Әлмәт, Сосновка, Иске Чаллы ФАПлары үз торак пунктлары халкын 100 процентка вакцина белән колачлаган (атна башына алынган мәгълүмат буенча. – ред.)
– Тулаем, бу чорда районның 19705 кешесе прививканың беренче компонентын алды, 15995е тулысынча коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатты, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова. Аерым объектларга керү өчен QR-код кертелүгә дә ике атнадан артыграк вакыт узды. Бу атнада исә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыру турындагы сертификат формасын раслады.
– Дәүләт хезмәтләре порталында автоматик рәвештә электрон рәсмиләшә торган стандартлашкан формада пациентның персональ мәгълүматлары, прививка – ясалу көне, нинди препарат кулланылуы, вакцина алу урыны, әгәр булса, медицина ягыннан килешмәскә мөмкин булган күрсәткечләр, кеше инфекция белән авырса, COVID-19 турында белешмә булырга тиеш. Сертификат бер үк вакытта рус һәм инглиз телләрендә формалашачак, – дип яңалык белән таныштырды Татьяна Соренкова. “Татар-информ” үз сайтында язганча, әлеге әмер 8 ноябрьдән гамәлгә керәчәк, аңа кадәр алынган барлык сертификатлар дәүләт хезмәтләре порталында яңадан формалаштырылачак.