Нурлатлылар Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

2021 елның 30 октябре, шимбә

Казан шәһәрендә узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Нурлат районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкуарлары катнаша. Сәүдә Роспотребнадзор таләпләрен тулысынча үтәү белән алып барыла. Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исхаков сүзләренә караганда, нурлатлылар бик зур ассортиментта товарлар тәкъдим иткән. Болар-бәрәңге, яшелчә, бал, ит, сөт, ярмалар һәм башкалар. Шәһәр халкы өчен продукция кулай бәяләрдән сатыла.

Мәдәният хезмәткәрләре үз җырлары белән сатып алучылар өчен бәйрәм атмосферасы тудыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International