Эшләми торган көннәрдә Россия Пенсия фондының Нурлаттагы клиентлар хезмәте эшен элеккеге режимда дәвам итәчәк

2021 елның 30 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, эшләми торган көннәр игълан ителүгә карамастан, Пенсия фондының клиентлар хезмәте элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча эшләвен дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык хезмәтләрен дә диярлек, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Шулай да фондка шәхси килү зарур икән, кабул итүгә алдан ук гражданинның шәхси кабинеты аша яки контакт-үзәгенең 8-800-6-000000 телефон номеры буенча язылырга кирәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык түләүләр китерү оешмаларына нинди дә булса үзгәрешләрсез күчереләчәк.

Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә пенсияләрне почта бүлекчәләре аша алучыларга китерү алдагы ял көнендә башкарылачак. Кредит учреждениеләре һәм илтеп җиткерү хезмәте аша түләү графигы - элеккеге.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International