Нурлат районы автотранспортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2021 елның 29 октябре, җомга

Традиция буенча, октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бүген, 29 октябрьдә, мәдәният сараеның кече залында бу уңайдан бәйрәм чарасы узды – Нурлат районы автотранспортчылары автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән котлаулар кабул итте.

Җирле автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде. Ул аларга үзенең котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерде.

«Сез үз эшегезнең чын профессионаллары,  гомерегез һәм язмышыгыз автомобиль транспорты тармагы – катлаулы, авыр тармак белән бәйләгән. Сез бик мөһим хезмәт башкарасыз. Безнең район территориясе зур, торак пунктлар күп. Һәм сезнең ярдәм белән пассажирлар һәм беренче чиратта кирәк булган товарлар куркынычсыз шартларда һәм уңайлы итеп китерелә. Тармак ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез яшь буын өчен остаз булып торасыз, күп  еллар дәвамында үз осталыгыгызга, һөнәрегезгә тугры калдыгыз. Моның өчен Сезгә аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә».

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле бүләкләү булды. Алмаз Әхмәтшин Нурлат АТПсы, «ТрансСервисНурлат», «Төбәк нефть сервисы компаниясе», Нурлат УТТсы һәм башка предприятиеләрнең алдынгы хезмәткәрләренә республика, тармак һәм район бүләкләре тапшырды.

Концерт номерлары да автотранспортчылар өчен зур бүләк булды. Үзешчән артистлар иң матур җырларын башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International