Чернова Екатерина Аверьяновнага ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Нурлат районы башлыгы бүләкләрен тапшырдылар.
30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу дата Россия халкының тарихи хәтере өчен мөһим көн булып тора, ул илнең күп кенә гражданнарының фаҗигале язмышы турында искә төшерә. Бу вакыйгалар Нурлат шәһәрендә яшәүче Чернова Екатерина Аверьяновнаның гаиләсенә дә кагылган. Хатирәләр һаман да күңелендә яши.
Ул шәһәр Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханееваны ачык йөз белән каршы алды. Ул аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләкләр тапшырды. Екатерина Аверьяновна исә игьтибар һәм истә тотулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.