Әбунә кампаниясенең иң кызган вакыты, шуңа күрә без альтернатив әбунәчеләребез арасында “Кем безнең белән?” дигән фотомарафон башлап җибәрәбез. Анда катнашу шартлары бик гади: бөтен коллективыгыз белән район газетасына язылыгыз һәм әбунә квитанцияләре белән фотога төшегез. Аннан соң аны социаль челтәрегездә урнаштырыгыз, безне дә билгеләргә онытмагыз. Әлегә исә без фотомарафонның беренче катнашучыларын – “Чык тамчысы” балалар бакчасы коллективын тәкъдим итәбез.
– Без бөтен коллективыбыз белән районканы бик яратып укыйбыз. Шуңа күрә әбунә кампаниясе башлану турында игълан булгач ук, аны яздырырга ашыктык. Бик уңайлы, эшкә үк китереп бирәләр, болай арзанрак та чыга әле, – дип уртаклашты балалар бакчасы мөдире Дмитрий Николькин.