Районда агросәнәгать комплексы продукциясен эшкәртү мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин "Төрнәс”сәнәгать мәйданчыгында булды.
Биредә майлылыгы 72 һәм 82 процент булган майның беренче партиясен чыгару башланды. Әлегә тест режимында. Икенче этапта-сыр җитештерү.
"Без Нурлат районы территориясендә җитештерелә торган сөтне тулы күләмдә эшкәртәбез. Бу-яңа эш урыннары, салымнар һәм сыйфатлы продукция", - диде Алмаз Әхмәтшин.
Комбинатта төп кадрлар бар, аларны туплау дәвам итә. Биредә 60 эш урыны булдырылачак.