"Нурлат-информ” велосипеды - хат ташучыга бүләк

2021 елның 29 октябре, җомга

Хат ташучы Лилия Ильмухина 2021 елның икенче яртысына әбунә кампаниясе кысаларында хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча велосипедка ия булды

Аны җиңүчегә «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат - информ» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Резеда Гиняева тапшырды.

"Без елга ике тапкыр нинди дә булса акция игълан итәбез, инде ике тапкыр иң яхшы хат ташучыларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча телефоннар тапшырдык. Бу юлы бүләк велосипед булды", - диде Резедә Гиняева җиңүчене котлап.

Ә призның иганәчесе-шәхси эшмәкәр Алексей Маринин.

Эшмәкәр сүзләренә караганда, җирле газетага аның ярдәме туганнары, нурлатлылар арасында да хуплау тапкан.

"Сатып алучылар килде, мактадылар. Калугада яшәүче сеңлем дә, «Дуслык» ның электрон версиясен һәрчак укый, ул да сөенеп туя алмады. Кыскасы, уңай яклар күп", - дип уртаклашты Алесей Маринин.

Лилия Ильмухина бүләккә сөенеп туя алмады.

«Хат ташучы булып 13 елдан артыграк эшлим. Эшемне яратып, бөтен күңелемне биреп башкарам. Җиңү яулармын дип уйламадым да, үз эшемне эшләдем. Ә велосипед ярдәмчем булачак. Элегрәк велосипедым бар иде, әмма искерде, ватылды. Участогым зур, 15 урамга хезмәт күрсәтәм. Хәзер һәр йортны бер авырлыксыз йөреп чыгачакмын»-дип уртаклашты Лилия иганәчегә рәхмәт сүзләрен җиткереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International