– Росия тљбђклђрендђ музейларда булганда џђрвакыт сокланып карасам, хђзер Республикабызда мондый музей – тыюлык булу белђн горурланам, - ди Люзия Вђлиуллина. – Изге урыннарга быел љченче тапкыр баруым. Ике ел эчендђ бик зур њзгђрешлђр књреп, соклануыма чик юк. Болгар ќире татарларныћ књрешњ, аралашу урыны. Алдагы елларда мондый очрашулар булып торсын.
Болгар ќирендђ ислам кабул итњнећ 1124 еллыгына багышланган чараа њзенбез республикаладан тыш, башка тљбђклђрдђн мећлђгђн кеше катнашты. Чараныћ мђртђбе кунагы Республика Президенты Рљстђм Миннеханов чарага ќыелучыларны истђлекле дата белђн котлап, бер ел эчендђ шактый зур њзгђрешлђр булуын ђйтеп њтте.
Ђ њзгђрешлђр бик књп иде. 25 май кљнне биредђ Елга порты ачылды. Моннан тыш, сувенир продукциясе џђм сђнђгать товарлары белђн сђњдђ итњче Осталар шђџђрчеге. Биредђ кунакларга Универсиада символикасы булган сувенир продукциясе, Болгар џђм Казан тарихы фрагментларын њз эченђ алган кулдан ясалган шкатулкалар, милли бизђкле баш џђм аяк киемнђре тђкъдим ителде. Кунаклар Халыкара археологик тикшеренњлђр њзђге белђн дђ танышты. Биредђ махсус лабораториялђрдђ кыр материалларын эшкђртђлђр џђм аннан Болгар музей – тыюлыгына тапшыралар икђн. Ак мђчет, “Габдрахман сђхабђ коесы” изге чишмђсе, хан мунчасы...болар барысы да соћгы елларда барлыкка килгђн њзгђрешлђр. Яћалыкларны нурлат делегациясенећ башка вђкиллђре дђ билгелђп њтте.
– Изге урыннарга дњрт ел рђттђн килђбез, - ди Рушания апа Фђриева. – Килгђн саен килђсе килеп тора. Бер мђчет белђн бер чиркђњдђн торган изге урыннар танымаслык булып њзгђргђн. Яћа тљзелешлђр-Икмђк музее, Ак мђчетлђрдђ булгач, њзећне кайдадыр чит илдђ булгандай хис итђсећ. Яћа тљзелешлђрдђ йљри-йљри хђтта адашырга да мљмкин.
Алдагы кљнне Казанда узган татар-мљселман эшлеклелђрнећ IV форумында форумында катнашучылар арасында район мљхтђсибе Айрат хђзрђт Ђюпов та бар иде.
– Изге Болгар ќире татар халкыныћ йолаларын сакларга ярдђм итђчђк, - диде мљхтђсиб соћгы елларда барган матур њзгђрешлђргђ сокланып. – Алдагы елларда Болгар татар мљселман эшлеклелђренећ очрашу урыны булачак. Татар миллђтенећ телен, йолалар саклауга корылган мђсьђлђлђр Илбашы катнашында узган форумда да књтђрелде.
Чара мђйданда љйлђ намазы белђн дђвам итте. Бу кљнге чара Корьђн уку, мљнђќђтлђр сљйлђњ, иске татар ќырларын башкару, хђлђл продукция сату кебек чаралар белђн њрелеп барды.