Алдагы тәүлекләрдә Нурлатта юлларның аерым өлешләрендә бозлавык барлыкка килергә мөмкин
2021 елның 29 октябрендә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән 0..-3, һаваның көндез максималь температурасы 0..+4˚.