Нурлат автоинспекторлары «Тоннель»гә йомгак ясады

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Шул көннәрдә ЮХИДИнең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә традицион “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Транспорт чараларын ике сәгатьлек тоталь тикшерү барышында алар 13 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. Ике машина йөртүче нәни пассажирларны утыртып йөрткәндә кагыйдәләрне үтәмәгән, тагы икесенең иминият полислары белән бар да тәртиптә булмаган. Кайбер шоферларга карата автомобильләргә техник карау үткәрү, дәүләт билгеләренә кагылышлы һәм башка зур булмаган кагыйдә бозулар белән бәйле сораулар туган. Ә менә “Тоннель” барышында туктатылган бер машина йөртүчегә автомобилен урында калдырып китәргә туры килгән: руль артына ул срогы чыккан таныклык белән утырган. Аның транспорт чарасы махсус стоянкага куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International