Агымдагы ел башыннан республикада 55 җәяүленең гомере өзелде, ә бу юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарның дүрттән бер өлеше.
Җәяүлеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләренең күп өлеше тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыккан, һәм киемдә җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементлары булмагач, машина йөртүчегә караңгыда юлдан хәрәкәт итүче кешене күрү кыен.
Җәяүлеләр юлны аркылы кисеп чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре саны да арткан. Җәяүлегә, юл аркылы чыкканчы, автомобильнең аны туктап чыгаруына инанырга кирәк. Хәтта рөхсәт ителгән урында -җәяүлеләр кичүендә булса да.
Нурлатта 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «Җәяүле» чарасы уза.
"Операция барышында без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны, аерым алганда, юлны тиешле булмаган урында чыгучыларны ачыклаячакбыз. Әйтик, көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә светофорның тыелган сигналына юл аркылы чыгучы җәяүлләрне күзәтәчәкбез. Торак пункттан читтә киемдә яктылыкны кайтаргыч элементлардан башка хәрәкәт итүче тәртип бозучыларга аерым игътибар бирәчәкбез", - дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, машина йөртүчеләргә – җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә, ә җәяүлеләргә-үз хәрәкәтләренең өстенлегенә инанып, тиешле урыннарда гына юл аркылы чыгарга чакыра.
Җәяүлеләргә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу бик мөһим.