Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУннән  2021 елның 27 октябрендә 18 сәгатьтән  алып 28 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

 

           Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 октябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе татарстанлыларга көчле җил вакытында игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

«Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә", - дип өстәделәр Идарәдә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International